Мобиль җайланмалардан шалтырату өчен 03-16 җыю җитә. Яңа номерны истә калдыру җиңел: 03 - ашыгыч ярдәм номеры, 16 - төбәк коды.
Стационар телефоннардан шалтыратулар өчен 8 800 200-03-16. Шалтыратулар бушлай, колл-үзәк тәүлек әйләнәсе эшли.
Операторлар Татарстанның барлык медицина оешмалары эшли торган мәгълүмат системасына тоташтырылган.
Монда медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы теләсә нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шул исәптән:
- табибка кабул итүгә язылу;
- вакцинациягә язылу;
- диспансерлаштыруга язылу;
- табибны өйгә чакыру.
Шулай ук гражданнар югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмә мәгълүмат ала алалар; тәкъдимнәр һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә алалар.
Күчеш чорында шалтыратуларны кабул итү элеккеге 8 843 558-03-03 номеры буенча да дәвам итәчәк.