«Игътибар-балалар!» ОКЧ кысаларында 33нче «Незабудка» балалар бакчасында ата - аналар, Әлмәт шәһәрендә БДД ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Рафигуллина Л.М, ӘМР башкарма комитетының хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек буенча баш белгече Юнысова Ф. Ф., шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре инспекторлары катнашында «Бала-төп пассажир» акциясе узды.
Акциянең максаты-ата-аналарның игътибарын пассажир балаларның иминлеген тәэмин итү проблемасына, куркынычсызлык каешларын һәм балалар тоткарлау җайланмаларын куллану кирәклегенә җәлеп итү.