Бүген, 31 майда, Әлмәт шәһәренең «Мираж» спорт-сәламәтләндерү комплексы манежында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Спорт ярышларында бөтен республикадан 11 команда катнашты.
Аларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов сәламләде.
- Бүген безнең шәһәр Татарстанның төрле почмакларыннан иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр командаларын җылы кабул итә. Сез тыгыз графикта актив спорт өчен урын һәм вакыт табасыз һәм бу бик яхшы. Уен спортта үзен күрсәтергә мөмкинлек бирсен, безнең халык файдасына нәтиҗәле эшләргә илһам бирсен, - дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. Иң көчле командаларга яхшы аралашу һәм җиңү теләде.
Ярышларда Әлмәт районы исеменнән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Аяз Ямалетдинов, ӘМР башкарма комитетының баш белгече Эльвира Солтангирова һәм Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирень Миңнебаев чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең район командасы 3 нче урынны алды.
Азнакай муниципаль районы һәм Казан шәһәре командалары вәкилләре дә мактау пьедесталына күтәрелделәр, үзара призлы 1 һәм 2 урыннарны бүлештеләр.
Спортчыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез!