Әлмәт шәһәр сусаклагычы акваториясендә су-мотор спорты буенча Россия чемпионаты этабы узачак

2024 елның 31 мае, җомга

7 июньнән 10 июньгә кадәр Әлмәт шәһәр сусаклагычы акваториясендә аквабайк классында су-мотор спорты буенча Россия чемпионатының 1 этабы узачак.

Чемпионатта илнең иң көчле аквабайкерлары катнашачак. Спортчылар медальләр өчен 10 дисциплинада көрәшәчәк: ранэбаут GP3 боҗралы узышлар, ранэбаут GP1 слалом, ски дивижин GP1 боҗралы узышлар, ски дивижин GP2 боҗралы узышлар, ски дивижин GP3 боҗралы узышлар, ски дивижин GP1 слалом, фристайл фри, GP1 суүткәргечле такта.

Ачылу тантанасы 8 нче көнне 11:00 сәгатьтә була. 9 нчы көнне 16:20 сәгатьтә һәр дисциплинада призерлар бүләкләнәчәк.

Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән «Динамо» ФСО спортчылары Павел Колотовкин, Руслан Агләмов, Рөстәм Әмерханов, Камил Мөхәммәдиев, Әмир Минушин, Инна Денисенко, Павел Денисенко чыгыш ясаячак.

Ярышларны Россия Спорт министрлыгы, Россия су-мотор спорты федерациясе һәм «Татарстан Республикасы су-мотор спорты берләшмәсе» РОО оештыра. ТР «Динамо» ФСО этабы партнерлары арасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International