2024 елның 29 маенда 22 сәгатьтән 30 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

30 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, көндез 15-20 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә, боз явуы ихтимал.

Иртәгә, 30 майда, Әлмәттә алмашынучан болыт көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз булырга мөмкин, 29 май кичендә урыны белән локаль яңгырлар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчү белән 5-10 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәйүләр 14 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с, 29 май кичендә локаль рәвештә 24 м/с кадәр шквал.

Төнлә минималь һава температурасы +9..+13˚. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+24, көньяк районнарда +26га кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International