«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр барышы белән уртаклашуны дәвам итәбез

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 17 ишегалдында эшләр башланган инде. Хәзерге вакытта күп кенә ишегалларында тротуарлар өчен нигез, юл өлеше әзерләнгән, туфрак эшкәртү, комнан нигез салынган балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү буенча эшләр башкарылган. Тротуарларның бер өлеше асфальтланган. Параллель рәвештә участокларда яктырту баганаларын тоташтыру өчен гофралар салына. Юлның асфальт япмасын җәю өчен әзерлек эшләре алып барыла.

Быел 36 йорт төзекләндереләчәк.

Моннан тыш, узган елның уңышлы тәҗрибәсен исәпкә алып, быел яңартылган территорияләрдә блевер чәчүне дәвам итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International