Әзербайҗан башкаласында 23 яшькә кадәрге кызлар арасында ирекле көрәш буенча Европа беренчелеге узды.
Безнең спортчы тагын бер тапкыр югары нәтиҗәләр күрсәтте. Екатерина Кошкина 65 кг кадәр категориядә чыгыш ясап, көмеш медаль яулап, дәрәҗә пьедесталының икенче баскычына күтәрелде! Бу бик яхшы нәтиҗә! Горурланабыз!
Екатеринаны, аның әти-әнисен, һәм, әлбәттә, тренерлар составын котлыйбыз! Алга яңа түбәләргә!