Муниципаль хезмәткәрләрнең II спартакиадасы зона этабына йомгак ясалды
2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
2 көн дәвамында республиканың 9 районыннан килгән муниципаль хезмәткәрләр иң көчле команда исеме өчен көч сынашты. Аларга спортның җиде төре: волейбол, мини-футбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат буенча көч сынашырга туры килде.
Нефтьчеләр башкаласының балалар һәм яшүсмерләрнең футбол буенча спорт мәктәбендә узган зона этабын ачу тантанасында Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов та катнашкан иде.