Халыкны диспансерлаштыру – дәүләт мөһимлегендәге эш

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Бүген дүшәмбе киңәшмәсендә башка бик күп сораулар белән беррәттән халыкны диспансерлаштыру мәсьәләсе дә тикшерелде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов оешма һәм предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, әлеге эшкә бик җитди карарга кирәклегенә басым ясады.

Башкарма комитет җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин үзенең чыгышында билгеләп узганча, РФ Сәламәтлек саклау министры приказы нигезендә Россиянең барлык субъектларында да аерым төркемнәр диспансерлаштырылырга тиеш. Татарстанда әлеге программа ОМС фонды аша агымдагы елның май аеннан тормышка ашырыла башлаган. Аның максаты – кешенең үлү ихтималы факторын һәм авыру билгеләрен ачыклау. Федераль закон нигезендә, эш бирүчеләр тоткарлык ясамыйча,хезмәткәрләрнең медецина тикшеренүләре үтүләрен тәэмин итәргә тиешләр.

Докладтан күренгәнчә, Әлмәт районында табигый артым үсеш тенденциясе саклана. Кеше үлеменә сәбәпче булган беренче факторлар: югары кан басымы, кандагы холестеринның күп булуы, тәмәке тарту, дөрес тукланмау, симезлек, спиртлы эчемлекләрне еш куллану һәм түбән физик активлык.

2013 елда Әлмәт районында диспансерлаштыруны 33 мең кеше узарга тиеш.Май аеннан сентябрьгә кадәрге вакыт аралыгында 12487 кеше тикшерелгән, 30 дан артык кешедә төрле органнарда яман шеш авыруы ачыкланган. Алар тикшерүләргә кадәр бернидән дә зарланмыйча, үзләрен сәламәт дип испәләгәннәр. Шуңа күрә дә үз вакытында тикшерүләр узу, профилактика чаралары – авыруны булдырмый калуның мөһим чарасы.

Район башлыгы әлеге мәсьәләнең үтәлеше катгый контрольдә тотылачак, дип белдерде .

Л.Сибгатуллина, Ф. Хәсәнова, “Альметьвский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International