22 майда 2025 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүнең рәсми нәтиҗәләре басылып чыкты.
Инде дүрт ел дәвамында, кадерле әлмәтлеләр, сез шәһәребездә нинди җәмәгать урыннарын төзекләндерергә икәнен сайлыйсыз. Быел Әлмәт шәһәр сусаклагычы яр буе проекты җиңүче булды (3 чират).
Район башлыгы Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә: «Ике сезон рәттән биредә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу зур киңлек, шәһәрнең Су-Яшел каркасының мөһим өлеше, ул хәзер үк ял итү өчен рекреацион зона буларак халык арасында бик популяр.
Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында узды. Проектны гамәлгә ашыруның 7 елында Әлмәт муниципаль районында 7 шәһәр инфраструктурасы һәм җәмәгать киңлекләре объекты төзекләндерелгән, шул исәптән шәһәр күле, буалар каскады, «Сәламәтлек» паркы.