2025 елда нинди объектлар төзекләндереләчәге билгеле булды

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Күптән түгел без сезнең белән киләсе елда Әлмәттә гамәлгә ашырылачак төзекләндерү объектлары өчен актив тавыш бирдек. Һәм менә нәтиҗәләр ясалды!

Барлык әлмәтлеләр тавышлары ярдәмендә шәһәр сусаклагычын төзекләндерү дәвам итәчәк - бу безнең шәһәр өчен бик мөһим проект.

Шулай ук "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында төзекләндереләчәк ТОП-200 ишегалды өчен тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды.
Әлмәт районында бу исемлеккә 10 йорт кергән.

«Мондый эшкә мөмкин кадәр күбрәк халык җәлеп ителүе бик мөһим, чөнки мохитне чыннан да уңайлы итү шәһәр халкының фикерен исәпкә алып кына мөмкин. Тавыш бирүдә катнашу өчен һәрбер битараф булмаган кешегә рәхмәт!» - дип рәхмәт белдерде барлык әлмәтлеләргә Тимур Нагуманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International