Әлмәттә Сабантуйга өстәмә автобуслар йөриячәк

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

2024 елның 9 июнендә шәһәрдә «Сабантуй» милли бәйрәме уздырылуга бәйле рәвештә, халыкны шәһәр майданына 07:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр РТС һәм Панорама пунктларыннан ташу гамәлгә ашырылачак.

Автобуслар хәрәкәте маршрутлары:

1 нче Маршрут:

РТС - Шоссейная - Герцен - Ленин - Чехов - Советская - Бигәш - Мәйдан һәм кире юнәлештә.

2 нче Маршрут: Панорама - Ленин - М.Җәлил - Гафиатуллин - Төзүчеләр проспекты - Бигәш - Мәйдан һәм кире юнәлештә.

Пассажирларны утырту/чыгу юлдагы барлык тукталышларда башкарылачак.

Юл йөрү бәясе - 35 сум, ташламалы юл йөрү урыннары гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International