Җиңү көнен билгеләп үтәргә өлгермәдек, ә инде чыгарылыш сыйныф укучылары өчен төп бәйрәм вакыты җитте - соңгы кыңгыраулар!
24-25 майда мәгариф учреждениеләрендә бәйрәм линейкалары узачак, анда ата-аналар, узган елгы чыгарылыш укучылары һәм хөрмәтле кунаклар чакырылган.
Быел Әлмәт районы мәктәпләрен 3 меңнән артык кеше тәмамлаячак: 832 унберенче сыйныф укучысы һәм 2489 тугызынчы сыйныф укучысы.