24 майда иртәнге 7:00 сәгатьтән безнең шәһәрдә ел саен «Велосипедта эшкә» Бөтенроссия акциясе узачак.
Шәһәр урамнарында 5 «энергетика ноктасы»оештырылачак. Спонсор - «Лента» гипермаркеты ярдәмендә 500 «файдалы» пакет әзерләнгән, алар волонтерлар тарафыннан акциядә катнашучыларга тапшырылачак.
Велосипедта 30 минутлык сәяхәт организмның көндәлек физик активлык ихтыяҗын каплый. Алай булгач, нигә рәхәтне файдалы белән берләштермәскә?
Акциягә кушылыгыз һәм эшкә велосипедта килегез! Әлмәтнең Россия велостолицасы исемен йөртүен тагын бер кат исбатлыйк.