2024 елның 25 маенда «Соңгы кыңгырау» чарасы уздырылуга һәм 2024 елның 1 июнендә «Халыкара балаларны яклау көне» чарасы уздырылуга бәйле рәвештә төрле милек формасындагы сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелырга киңәш ителә.
Бу шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренең һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларының үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатларындагы мөрәҗәгатьләре белән бәйле.