21 майда көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, кыска вакытлы җил 15-20 м/с кадәр көчәя, боз явуы ихтимал.
Иртәгә, 22 майда, Әлмәттә алмашынучан болыт көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыш, төньяк 4-9 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйүләр 15-20 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+11˚. Көндез һаваның максималь температурасы +17..+21˚.