Әлмәт муниципаль районында рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча актив эш дәвам итә

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Әлмәт районында Экология һәм төзекләндерү департаменты рөхсәтсез чүплекләрне бетерүне дәвам итә. 2024 елның 1 апреленнән 266 куб чүп чыгарылган. Бу айларда 894 кв. м. мәйданлы рөхсәтсез калдыклар урнаштыру өчен 81 урын ачыкланган.

Рөхсәтсез чүплекләрне бетерү санитар-экологик икеайлык кысаларында уза. Экология һәм төзекләндерү Департаменты көчләре каты көнкүреш калдыкларын күмү белән бәйле экологик зыянны киметүгә юнәлтелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү - бу әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы турында кайгырту гына түгел, ә район халкы өчен уңайлы шартлар тудыруга мөһим адым да.

Рөхсәтсез чүплекләрне бетерү эшләре дәвам итә, һәм тиздән безнең район тагын да чистарак һәм уңайлырак яшәү урыны булыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International