СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы белгечләре шәһәр мәктәпләрендә, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалында, медицина, Музыка һәм физкультура колледжларында, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында һәм башка уку йортларында мәгълүмати чаралар үткәрделәр. Социаль роликлар күрсәтелде, профилактик буклетлар таратылды. Урта махсус уку йортларында һәм югары уку йортларында теләүчеләр лекциядән соң ВИЧ-инфекциягә тикшерү узды.
Халык өчен берничә көн дәвамында, Әлмәт җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белән берлектә, «Мактама-парк», «Западный», «Панорама» сәүдә үзәкләрендә ВИЧ-инфекция, глюкоза һәм холестеринга экспресс-тест мобиль пунктлары эше оештырылды. Бу акциядә катнашырга килгән кешеләр арасында зур резонанс тапты һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау чаралары һәм тормыштагы куркыныч хәлләр турында кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган Акция шулай ук «Татнефть»ААҖ кадрлар әзерләү үзәгендә хезмәткәрләр һәм укучылар өчен узды.
Акция вакытында барлыгы 350дән артык кеше үз ВИЧ-статусын белгән.
ВИЧ-инфекциянең таралуын булдырмауның иң ышанычлы ысулы-ел саен ВИЧ-инфекцияне тикшерү.
Тулырак мәгълүмат 8-(8553)-36-20-17 телефоны аша.