Бүген, 20 майда, Әлмәт районының гомумшәһәр планеркасы традицион рәвештә котлаулардан башланды. Туган көнен Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Хәния Бадгутдинова билгеләп үтте.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов узган атнага йомгак ясады, спорт чараларында әлмәтлеләрнең күпләп катнашуын ассызыклады.
- Киләсе атна да җаваплы булачак, шәһәр һәм район мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» чарасы планлаштырылган. Бу безнең өчен ел саен, ләкин балалар өчен бу тормышта мөһим вакыйга. Шуңа күрә безнең бурыч сезнең белән онытылмаслык бәйрәм оештыру, әмма, беренче чиратта, иминлек мәсьәләләренә игътибар итү, - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов һәм хезмәтләргә махсус контрольгә алырга кушты.
Район башлыгы шулай ук, халыкның иминлеген исәпкә алып, милли Сабантуй бәйрәмен әзерләү эшен активлаштыру зарурлыгын ассызыклады.
Алга таба башкарылган эш турында доклад белән Кәләй авыл җирлеге башлыгы Светлана Бастылева чыгыш ясады.
Планерка ахырында ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова алдагы атнага планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат бирде.