Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат хезмәткәрләре!

2024 елның 19 мае, якшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә: журналистлар, редакторлар, нәшриятчылар, полиграфистлар. Сез яңалыклар турында гына сөйләмисез, укучыларыгызның күзаллауларын киңәйтәсез, уйларга һәм фикер йөртергә мөмкинлек бирәсез.

Һәрвакыт матбугат хакимият һәм гражданнар арасында төп арадашчы, иҗтимагый һәм шәхси фикерләрне белдерүче, файдалы һәм актуаль мәгълүмат чыганагы булды һәм булып кала.

Журналистика һәм басма эшенең үсешенә үз өлешен керткән ветераннарга аерым хөрмәт һәм танылу сүзләрен белдерәм.

Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен, ә иҗади идеяләрегез тормышка ашырылсын.

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International