Әлмәт кызлары волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында җиңүче булды!

2024 елның 18 мае, шимбә

17-18 май көннәрендә безнең шәһәрдә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы узды.

Республиканың 8 районыннан командалар волейбол мәйданчыгында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Киеренке көрәштә Әлмәт муниципаль районы командасы финалда Азнакайдан килгән көндәшләрен җиңеп, беренче урынны алды.

Профессиональ эшчәнлектә җиңү, әлбәттә, мөһим. Ләкин спорт турнирында җиңү-бу бөтенләй башка дәрәҗәдәге казаныш. Безнең спортчылар тагын бер мәртәбә Әлмәтнең велосипед башкаласы гына түгел, ә чын чемпионнар үскән урын икәнен исбатладылар!

Чемпионнарыбызны искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз!

Сезгә киләчәктә дә - эштә дә, спортта да шундый ук уңышлар телибез. Шулай дәвам итәргә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International