Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов Әлмәттә бәйрәмнең барлык детальләре турында фикер алышу өчен җаваплы хезмәтләр белән күчмә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә күңел ачу программасын оештырудан алып логистика мәсьәләләренә кадәр бәйрәмгә әзерлекнең барлык аспектлары каралды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча кирәкле йөкләмәләр бирелде.
Искәртеп узабыз, массакүләм чаралар вакытында хокук тәртибен саклауга һәм террорчылыкка каршы иминлеккә аерым басым ясалачак.
Исегезгә төшерәбез, Сабантуй 8 июньдә Әлмәт районында узачак, ә икенче көнне, 9 июньдә, бәйрәм шәһәрдә узачак.
Барлык шәһәр халкын һәм кунакларын матур милли бәйрәмгә көтәбез!
Күңелле, тәмле һәм тамашалы булыр!