Мөхтәрәм шәхесләребезне зурлыйбыз

2013 елның 6 октябре, якшәмбе
Намуслы хезмәт белән, данлы тормыш юлы узган мөхтәрәм шәхесләрнең берсе, һичшиксез, Мөбәрәкшин Җиһанша Мөбәрәкшович. Бүген 4 октябрь көнне әлеге легендар шәхес үзенең 90 яшен билгеләп узды. Юбилярны котларга Әлмәт шәһәре суды рәисе Мөхәммәди Газетдинов, аның урынбасары Рафис Гафиятуллин, Әлмәт муниципаль районы Советы, Халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, шәһәрнең Ветераннар Советы вәкилләре килгән иде.

Мөхәммәди Газетдинов ҖиҺанша Мөбәрәкшовичны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, аның судьялар берлеге тормышында актив катнашуын билгеләп, ТР Судьялар Советы исеменнән Мактау грамотасы тапшырды. Тәбрикләүләр сүзләре һәм котлау открыткалары РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Мәҗит Салихов, Ветераннар Советы Васил Хуҗәхмәтов исеменнән дә тапшырылды.

Мөбәрәшкин Җиһанша Мөбәрәкшович 1923 елда Кукмара районы Тамай авылында ишле балалы гаиләдә туып үсә.1942 елда аларның гаиләсеннән 4 ир– егет сугышка чыгып китә. Ул снайперлар мәктәбен тәмамлый, Волхов фронтының аерым бригадасында командир булып хезмәт итә, Польша, Германия, Чехословакия илләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Тыныч тормышта югары юристлар мәктәбен тәмамлап, 30 елдан артык Саба районында судья, суд рәисе булып эшли. 1982 елда Әлмәт халык судына судья итеп сайлана һәм нәтиҗәле хезмәт итә.

Җиһанша Мөбәрәкшин Бөек Ватан сугышының I Дәрәҗә Кызыл Йолдыз Одены, “Сугыштагы батырлыклары өчен” медале һәм башка бик күп югары дәүләт бүләкләренә ия. 1967 елда республикада икенче кеше булып “РСФСР ның атказанган юристы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International