Әлмәтлеләр ВИЧ-инфекциягә бушлай экспресс-тест узарга мөмкин

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

2024 елның 13 маеннан, Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне алдыннан, Әлмәт муниципаль районында әлеге датага багышланган чаралар уза.

ВИЧ-инфекциягә экспресс-тестлар узарга мөмкин булачак:

15 майда 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр «Көнбатыш» сәүдә үзәгендә;

17 майда 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр «Панорама» сәүдә үзәгендә.

Сәүдә үзәкләрендә кан басымын үлчәп, глюкоза һәм холестеринны тикшереп була.

Шулай ук эш көннәрендә 8 дән 15.30 га кадәр ВИЧ-инфекциягә тикшерү узу өчен «РЦПБ СПИД» ДАССОның Әлмәт филиалына һәм ТР ССМ-сыннан: Әлмәт, Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселокта, Сәнәгать урамы, 1А. Тулырак мәгълүмат: 8(8553)36-20-17 телеыоны буенча.

ВИЧның симптомнары юк! Тест бирегез, нәтиҗәләрегезне белегез!

Бушлай! Тиз! Аноним рәвештә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International