Әлмәт йөзүчеләре башкаладан җиңү белән кайтты

2013 елның 5 октябре, шимбә
Татарстанда булып узган Универсиада уеннары спортның төрле юнәлешләр буенча үсеш алуына яңа этәргеч бирде. Мәркәзебез Казан чын мәгънәсендә спорт башкаласына әверелде. 26-28 сентябрь көннәрендә Казанның “Акчарлак”бассейнында йөзү буенча Татарстан чемпионаты булып узды. Шунысында билгеләп узарга кирәк, йөзү буенча Россиянең җыелма командасында 15 татарстанлы да бар.Йөзү спортын әлмәтлеләр дә үз итә һәм югары уңышларга ирешә. Республика чемпионатында нефтьчеләр башкаласыннан 16 спортчы катнашты. Төрле дистанцияләргә стартлардан әлмәтлеләр туган калаларына командалар арасында 3 урынга ия булып кайтты. 2 йөзүче абсолют чемпион булды. Милена Ибәтуллина үзен 400 метрга ирекле стильдә йөзүдә иң җитезе дип танытты. Эдуард Вәлиәхмәтовка 200 метрга йөзүдә тиңнәр табылмады. Җиңүчеләр икесе дә 2 нче лицейда белем ала һәм олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә. АГНИдан 2 студент шулай ук чемпионатта призлы урын яулады. Рөстәм Хәсәнов брасс белән 100 метр араны өченче булып үтте. Александр Лобанов комплекслы йөзү буенча 200 метрда шулай ук өченче килде. Без спортчыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International