«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында хәрби хезмәт һәм диспансерлаштыру мәсьәләләренә багышланган яңа категорияләр кертелде

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Беренче категория МХОдә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан кертелә. Хәзер МХО әгъзалары һәм аларның гаилә әгъзалары барлык кызыксындырган юнәлешләр буенча сораулар бирә алалар:

«Хәрби хезмәтне үтү мәсьәләләре һәм проблемалары»;
«Хәрби хезмәткәрләргә, гаилә әгъзаларына; һәм хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарга түләүләр һәм пособиеләр»;
«Льготалар»;
«Социаль хезмәт күрсәтү»;
«Контракт буенча хезмәт турында мәгълүмат»;
«Хәрби хезмәткәрләрне һәм гаилә әгъзаларын укыту һәм эшкә урнаштыру»;
«Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина, психологик ярдәм»;
«Хәрбиләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын шифаханә-курортта дәвалау һәм ял итү»;
«Гуманитар ярдәм күрсәтү»;
«Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына – эштән азат ителгәннәргә һәм һәлак булган хәрби хезмәткә алынганнарның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары»;
«МХО катнашучысының үлеме белән бәйле сораулар»;
«МХО зонасында һәм хәрби частьләрдә тоту һәм тәэмин итү».

Икенче категория диспансерлаштыруның сыйфатын бәяләүгә багышланган, анда халыкның медицина хезмәте белән канәгатьлеге исәпкә алына. Яңа функция медицина ярдәменең мөмкинлеген һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, мөрәҗәгатьләрне «ТР Халык контроле» кушымтасы аша яки порталда онлайн режимда тапшырырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International