Әлмәтлеләр шәһәрне яшелләндерүгә үз өлешләрен кертә

2013 елның 5 октябре, шимбә
5 октябрь Татарстанда агач утырту көне буларак игълан ителгән иде.

Бу изге эшкә Мәҗит Салихов җитәкчелегендә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре дә саллы өлеш кертте. Шимбә көнне видеоконференция узганнан соң ук алар кулларына бияләйләр киеп, көрәкләр тотып, шәһәр күленә таба юл алдылар һәм күл буена 43 төп миләш утырттылар.

«Кәефләр яхшы, һава торышы да агач утырту өчен бик кулай. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән әлеге акциядә бөтен командабыз белән бик теләп катнашабыз. Шәһәрдә һәм районда быел да 27 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган яшелләндерү айлыгы игълан ителде. Бу көздә без 7 меңнән артык агач һәм куак утыртырга ниятлибез, шуның меңгә якыны утыртылды инде. Һәр әлмәтлене акциядә актив катнашырга һәм үз агачын утыртырга чакырам», - диде район башлыгы журналистларга биргән интервьюсында.

Исегезгә төшереп үтәбез, язын Әлмәттә 35 парк һәм скверга нигез салынып, 14 меңнән артык агач һәм куак утыртылган иде. Шулай ук Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге сквер файдалануга тапшырылды, Татарстанның 90 еллыгы исемендәге сквер төзекләндерелә, Бигәш урамы буйлап яңа паркны спорт мәйданчыклары, йөгерүчеләр һәм велосипедчылар сукмаклары белән җиһазландыру планлаштырыла. Бу максатларга Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан 5 миллион сум акча бүлеп бирелде, шуңа өстәп җирле бюджет 1,6 миллион сум өлеш чыгарды.

Табигатьне саклауга йөз тоткан әлеге көзге акциядә шәһәрнең барлык учреждениеләре һәм предприятиеләре, шулай ук бөтен авыр җирлекләре дә катнаша. Оештыручылар – Әлмәт муниципаль районының экология һәм табигатьтән файдалану департаменты. Утырту өчен агач-куак үсентеләре белән Әлмәт һәм Кәләй урманчылыклары тәэмин итә. Каен, миләш, юкә, шулай ук ылыслы агачлар үсентеләрен бушлай алуга заявкаларны 32-87-14 (Әлмәт урманчылыгы) һәм 34-17-06 (Кәләй урманчылыгы) телефоннары аша бирергә була.

Лира Сәхапова
Руслан Бажутов фотосы
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International