Әлмәттә, «Нефтяник» хоккей әзерлеге үзәгендә, 10 майда «Татнефть» компаниясе генераль директоры Ринат Гыймаделисламович Галиев истәлегенә 2012 елда туган егетләр командалары арасында чираттагы, исәп буенча икенче турнирны тәмамлады.
Йомгак ясаганда катнашучыларны «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары, «Нефтяник» ӘХК президенты Ринат Шәфигуллин, Ринат Галиевның оныгы - Руслан Шурупин, «Ак Барс» Хоккей академиясе директоры Ришат Гимаев һәм «Татнефть – Охрана» компаниясе җитәкчесе Самат Галиев сәламләде һәм бүләкләде.
Биш уен көне нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән:
1 - «Ак Барс»,
2 - «Кузнецк бозлары»,
3 - «Локомотив»,
4 - «Нефтяник- 2»,
5 - «Динамо»,
6 - «Нефтяник».
Амплуасы буенча иң яхшы уенчылар:
- «Локомотив» капкачысы Демид Дорофеев,
- «Ак Барс»ның яклаучысы Артем Захарчук,
- «Кузнецк бозы»ның һөҗүмчесе Андрей Воронов.
Турнирның иң нәтиҗәле уенчысы «Ак Барс»тан Эмиль Зарипов булды.