Мәҗит Салихов 2 нче санлы Интернациональ округында яшәүче өлкәннәрне котлады

2013 елның 4 октябре, җомга
Бүген 4 нче мәктәптә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә концерт программасы һәм чәй табыны әзерләнгән иде. Бәйрәмгә 10 нчы ТОСМСка караган пенсионерлар чакырылды. Чара әлеге территориаль советта баш предприятие булып саналучы ”СМП-Нефтегаз” ҖЧҖ ярдәме белән оештырылды.

Ветераннарны Әлмәт муниципаль районы башлыгы, 2 нче Интернациональ округ депутаты Мәҗит Салихов, ”СМП-Нефтегаз” ҖЧҖ генераль директоры Олег Шабалин, шәһәр Советы депутаты Ильяс Салахов, Ветераннар Советы рәисе урынбасары Анатолий Никифоркин тәбрикләде.

Район башлыгы үзенең чыгышында агымдагы елның юбилейлар белән үзенчәлекле булуын билгеләп, нефтьчеләр башкаласының төзелешенә, аның икътисади һәм сәнәгый потенциалын арттыруга үзләреннән зур өлеш керткән өлкән буын вәкилләренә олы рәхмәтен җиткерде.

Ул шулай ук баш предприятие буларак, ”СМП-Нефтегаз” ның үзенә беркетелгән территорияне төзекләндерү, социаль эшне оештыру, гомумән, тормышның сыйфатын күтәрүгә зур игътибар биреп, планлы эш алып барулырына басым ясады.

Концерт номерлары белән бизәлеп дустанә атмосферада узган бәйрәм ахырында ветераннарга “Алсу” фабрикасында эшләнгән оекбашлар һәм шушы җирлектәге эшмәкәрләрдән җыелган средстваларга алынган азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Л.Сибгатуллина, Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International