2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу бик символик, чөнки гаилә-җәмгыятьнең нигезе. Нәкъ менә гаиләдә кеше үзенең беренче адымнарын ясый, сөйләшергә өйрәнә, дөньяны танып белә. Гаилә безгә мәхәббәт, ярдәм һәм кайгырту бүләк итә, тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Якыннарыбызны һәм алар белән үткәргән вакытны кадерлик.