Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар йөриячәк

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Ата-аналар сишәмбесендә, 14 майда, Әлмәт халкы 5 һәм 7 нче православие зиратларына бару өчен өстәмә автобус рейсларыннан файдалана алачак.

Бу хакта туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Автобуслар иртәнге 7дән көндезге 2гә кадәр йөриячәк. Халык зиратларга «Автовокзал» тукталышыннан («Корона» сәүдә үзәге) барып җитә алачак.

Юл йөрү бәясе - 35 сум, ташламалы юл йөрү урыннары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International