Җиңү көне алдыннан Әлмәт укучылары Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән төрле чараларда актив катнашалар

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Балалар фатир, йорт, мәктәп тәрәзәләрен җиңү һәм хәтер символлары белән бизәп торалар. «Җиңү тәрәзәсе» акциясе Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган ватандашларның батырлыгы өчен горурлык һәм рәхмәт белдерүдә халыкның бердәмлеген күрсәтергә тиеш. Аңа һәркем кушыла ала!

Акциядә шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекләре - 7 нче, 15 нче, 16 нчы мәктәпләр, Ерсубай, Урман-Кәләй һәм Яңа Нәдер мәктәпләре катнаша. Балалар үзләренең остазлары белән җаваплы һәм иҗади рәвештә катнаштылар һәм без аларның эшләрен күрергә шат!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International