Әлмәт Гражданлык оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләрендә катнашты

2013 елның 4 октябре, җомга
Бүген илнең барлык төбәкләрендә дә Граждандык оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре уза. Чара 1932 елның 4 октябрендә оештырылган Гражданлык оборонасы көне уңаеннан үткәрелә. Өйрәнүләрнең төп максаты – халыкны һәм җирле властьләрне гадәттән тыш хәлләр булган вакытта ничек эш итәргә өйрәтү.

Тренировкалар ике этапта узды. Беренчесе вакытында хәбәр яңгыраганнан соң җирле властьләр һәм җитәкче состав кыска вакыт эчендә билгеләнгән урыннарга килде. Икенче этап чорында килеп туган хәлдән чыгу юллары, проблемаларны тиз арада бергәләп хәл итү күнекмәләренә игътибар бирелде, төрле хәвеф-хәтәрләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге тагын бер кат искә төшерелде.

Муниципалететта район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында килеп туган хәлдән чыгу, куелган бурычны ничек үтәүгә юнәлдерелгән киңәшмә узды. Өйрәнүләр көн дәвамында районның төрле җирләрендә, “Система –Сервис”идарә итүче компаниясе, “Татнефть –АЗС Центр” Әлмәт филиалында, “Татнефть- УРС” ҖЧҖ, 6 нчы мәктәп һәм башка предприятиеләрдә оештырылды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International