Әлмәт предприятиеләре җитәкчеләренә 9 майда алкоголь сатуны чикләргә киңәш итәләр

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

«Җиңү көне» бәйрәмен уздыру уңаеннан Башкарма комитет карары белән төрле милек формасындагы сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2024 елның 9 маенда аларга караган сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелырга киңәш ителде.

Бу шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренең һәм үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатларында мөрәҗәгатьләре белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International