Чара барышында ЮХИДИ инспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм көндәлек тормышта юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен кулланырга өйрәттеләр.
Моннан тыш, балалар инспекторлар белән бергә светофор сигналларының һәм юл билгеләренең әһәмиятен тикшерделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл кырыендагы уеннарның куркынычлыгы турында да сөйләделәр.
Дәүләт автоинспекторлары балаларга тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәрттеләр, бу җайланмалар автомобильчеләр өчен юл кырыенда кешене күренеклерәк итә, транспорт чарасына бәрелү куркынычын киметә, дип аңлаттылар.
Әлмәт дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга, балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм транспорт чараларының куркынычлыгы турында даими сөйләшегез. Шуны онытмагыз: юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары арасында юлда үз – үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруның төп ысулы-өлкәннәрне, бигрәк тә ата-аналарны күзәтү һәм аларга охшарга тырышу. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз һәм балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз!