Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы үтә

2013 елның 4 октябре, җомга
4-5 октябрь көннәрендә нефтьчеләр башкаласында муниципаль хезмәткәрләрнең II спартакиадасы зона этабы үтә. Зона этабын ачу тантанасында Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов катнашты. Ул спортчыларга уңышлар теләде, калабызда спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылуын әйтте. Агымдагы елда Әлмәт шәһәре оешуга 60 ел тулуын билгеләп , командаларга юбилей уңаеннан чыгарылган китаплар бүләк итте.

Муниципаль хезмәткәрләр спортның җиде төре буенча көч сынаша. Болар – волейбол, мини-футбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International