Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннары бу язмалар ММЧ сюжетларында һәм яңалыкларда күренәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Акция «Минем героем - Минем гаиләм» дип атала һәм популяр «Үлемсез полк»ка өстәмә булып тора. Узган ел ул беренче тапкыр уздырылды һәм «ВКонтакте»да 700дән артык катнашучыны җыйды. Бу юлы оештыручылар аны барлык социаль челтәрләргә киңәйтергә карар итәләр.
Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар үзләренең туганнарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга - хәрбиләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар бастырып чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #мойгероймоясемья хештегы булырга тиеш.
Акцияне үткәрү вакыты - 22 апрель-9 май 2024 ел.