Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган репетицияләр һәм тантаналы чаралар уздыру белән бәйле рәвештә, Әлмәттә транспорт чаралары хәрәкәте ябылачак:
- 6, 7, 8 май 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр: Ленин урамын (Заслонов урамыннан Радищев урамына кадәр) һәм Ленин урамына ишегалларыннан чыгу юлларын ябу;
- Җәмәгать транспорты маршрутларын үзгәртү (№2, №2Б, №4, №4Б, №6, №7Б маршрутлары). Троллейбуслар хәрәкәте ТНГП-РТС-ТНГП маршруты буенча башкарылачак.
- 9 майда 06:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр: - Ленин урамын (Мәрҗани урамыннан Чехов урамына кадәр) Ленин урамына ишегалларыннан, Тимирязев урамыннан (М. Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр), Гагарин урамына (Белоглазов урамыннан Ленин урамына кадәр), Островский урамына (Тимирязев урамыннан Ленин урамына кадәр)барлык чыгу юллары белән ябу;
Җәмәгать транспорты маршрутларын үзгәртү (№2, №2Б, №4, №4Б, №6, №7Б маршрутлары). Троллейбуслар хәрәкәте ТНГП-РТС-ТНГП маршруты буенча башкарылачак.
Шәһәр халкын бу көннәрдә сәяхәтләрен планлаштырганда бу мәгълүматны исәпкә алуларын сорыйбыз.
Җәмәгать транспорты хәрәкәте схемалары


.jpeg)
.jpeg)

.jpeg)
.jpeg)
