2024 елның 2 маенда 22 сәгатьтән 3 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 3 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:

- төнлә һәм иртән туфракта һәм һавада туңу 0..-2, юлларның аерым участокларында бозлавык, кар өермәсе барлыкка килергә мөмкин;

- төнлә һәм көндез явым-төшем, күбесенчә, дымлы кар һәм кар рәвешендә, күрү мөмкинлеге 12 км кадәр начарлана, бозлавык, көчле төньяк-көнбатыш җиле төнлә 15-18 м/с, көндез 17-22 м/с.

Иртәгә, 3 майда, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем яңгыр, дымлы кар һәм кар рәвешендә, төнлә урыны белән кечкенә. Җирле бозлавык. Җил төньяк-көнбатыш, төньяк: төнлә 6-11, урыны белән 15-18 м/с; көндез 9-14, урыны белән 17-22 м/с.

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы 0..+3, урыны белән һавада һәм туфракта туңу 0..-2˚. Көндез һаваның максималь температурасы +4..+7˚.

Юлларда урыны белән бозлавык, кар өермәсе барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International