Әлмәттә 1 Май, Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелде. Тантаналы чаралар иртәнге сәгатьләрдән башланып, шәһәрдә яшәүчеләрне берләштерде.
Гаилә елы кысаларында шәһәрдә «Гаилә агачы» акциясе узды, анда балалы 66 гаилә катнашты. «Көнбатыш капка» бульвары территориясендә һәр гаилә үз гаилә агачын утырта, Әлмәтне төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә үз өлешен кертә.
64 нче тапкыр, традицион рәвештә, драма театры каршындагы мәйданда Беренче Май җиңел атлетика эстафетасы узды. Мәктәпләр, колледжлар, югары уку йортлары, җитештерү коллективлары һәм оешмалары командалары эстафетада катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов һәм «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Рифдар Хамадьяров катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстан нефтьенең 60 еллыгы исемендәге Шәһәр паркында Геройлар Аллеясында социалистик хезмәт геройларын хөрмәтләделәр. Ветераннар, профсоюз, иҗтимагый, яшьләр оешмалары, хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре шәһәр һәм ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән күренекле хезмәтчәннәр бюстларына чәчәкләр салдылар.
«Хезмәт Геройлары-җиребезнең горурлыгы, районыбызның элитасы. Бу үсеп килүче буын өчен һәм безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Без бүген алар турында горурлык белән хәтерлибез һәм һәрвакыт истә тотачакбыз», - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов.
Шулай ук «Татнефть Профсоюз» профсоюз хәрәкәте ветераны Гомәр Яруллин һәм Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин да рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән чыгыш ясады.
Бәйрәм Шәһәр паркы сәхнәсендә Әлмәт коллективларының рәсми ачылышы һәм концерт программасы белән дәвам итте.