Ветераннар, профсоюз, иҗтимагый, яшьләр оешмалары, хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре шәһәр һәм ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән күренекле хезмәтчәннәр бюстларына чәчәкләр салдылар.
«Хезмәт Геройлары-җиребезнең горурлыгы, районыбызның элитасы. Бу үсеп килүче буын өчен һәм безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Без бүген алар турында горурлык белән хәтерлибез һәм һәрвакыт истә тотачакбыз», - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов.
Шулай ук «Татнефть Профсоюз» профсоюз хәрәкәте ветераны Гомәр Яруллин һәм Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин да рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән чыгыш ясады.