2024 елның 1 маеннан 30 сентябренә кадәр 5С, 7С маршрутлары буенча «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП көче белән халыкны бакчачылык җәмгыятьләренә ташу яңартыла.
Хәрәкәт маршруты:
5С (сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә):
- туры юнәлештә тукталышлар: Мәшгульлек үзәге, Автовокзал, Р.Фәхретдин урамы, Хәрби комиссариат, «Слива» с/о, Хәрби комиссариат, Р.Фәхретдин урамы, Автовокзал, Сөт комбинаты, «Елховнефть» НГДУ, Мед. училище, «Ямашнефть» НГДУ, Торба заводы, Зеленхоз, «Ивушка» с/о, «Вишня» с/о, «Яблочко» с/о;
- кире юнәлештә тукталышлар: «Восточный» с/о, ЦДНГ, «Земляника» с/о, Подстанция, Интернациональная, Герцена, Автомәктәп, Ломоносов, Мәшгульлек үзәге, Автовокзал.
7С (чәршәмбе, җомга, якшәмбе):
- туры юнәлештә тукталышлар: Радиоприбор, Төзүчеләр проспекты, «Шифа» Сәүдә үзәге, Транснефть, ҮРХ, СТО, 15 нче мәктәп, ДОК, «Облепиха» с/о, УРС, Металл база, Промтранс, «Южный» с/о, «Южный 2» с/о, УПНП һәм КРС;
-кире юнәлештә тукталышлар: УПНП һәм КРС, «Южный 2» с/о, «Южный» с/о, Промтранс, Металл база, УРС, «Облепиха» с/о, ЭкоВторМет, ПМК-23, тимер юл күчеше, Керамзит заводы, ОЛИМП, 17 нче мәктәп, ҮРХ, «Шифа» Сәүдә үзәге, Төзүчеләр проспекты, Радиоприбор. Җибәрү 7:00, 8:30, 10:00, 13:00, 14:30, 16:00.
Юл йөрү бәясе 35 сум, ташламалы юл йөрү урыннары эшли.