Киңәшмә эшендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары, предприятиеләр, юл хезмәтләре, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
Утырышны ачып, Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе секретаре вазыйфаларын башкаручы Сәлимәгәрәев Илсур катнашучыларны көн тәртибе белән таныштырды. Төп мәсьәләләр арасында – 2024 елда Әлмәт районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.
Киңәшмәнең көн тәртибендә берничә актуаль мәсьәлә каралды. Әлмәт районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре һәм район буенча авариялелек торышы турында 2024 елның I кварталында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский хисап тотты.
Моннан тыш, комиссия әгъзалары районда куркынычсызлыкны арттыру һәм аварияләрне бетерү буенча план һәм бурычлар турында фикер алыштылар. Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.