Яшьләр көн саен шәһәрнең берничә ноктасында дежур торалар, анда яшәүчеләргә төзекләндерү өчен территорияләрне сайлап алу буенча еллык рейтинг тавыш бирүендә ничек катнашырга кирәклеген сөйлиләр һәм күрсәтәләр.
Исегезгә төшерәбез, онлайн-тавыш бирү ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында уза.
Быел әлмәтлеләр җиде территориядән сайлый:
1. Әлмәт шәһәр сусаклагычы яр буе (3 чират), Бигаш урамы
2. Бигаш елгасы буендагы яр буе (Бигаш урамыннан шәһәр сусаклагычы буйлап)
3. Үзәк район хастаханәсе территориясе
4. АЛСУ микрорайонының квартал эчендәге бульвары
5. Немец паркы геофизика урамы буйлап, Тюленин урамыннан Чайкина урамына кадәр
6. Герцен урамының төньяк ягы буйлап җәяүлеләр зонасы (Р. Фәхретдин урамыннан Таһиров урамына кадәр)
7. Некрасов урамындагы Бульвар (Совет урамыннан Буденный урамына кадәр)
Волонтерлар сезне һәр эш көнендә «Каракуз» скверында һәм яшьләр үзәге каршындагы мәйданда 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр көтәләр, ә ял көннәрендә «Панорама» сәүдә үзәгендә һәм «Көнбатыш» сәүдә үзәгендә 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр яраткан проектыгыз өчен тавыш бирергә ярдәм итәләр. 30 апрельгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Шәһәребезнең киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеген кулдан !кындырмагыз!