Җиңү көненә ике атна кала ел саен миллионлаган кешене берләштерә торган акция башланды.
Георгий тасмасы - Россиянең Хәрби дан символы. Һәм тасмаларны илебезне саклаучыларга рәхмәт йөзеннән йөрәк янында йөртү гадәти хәл.
Әлмәт районында әлеге акцияләр шәһәрнең ике мәйданчыгында уза: "Панорама" сәүдә үзәге һәм яшьләр үзәге мәйданында.
Волонтерларның чыгу вакыты: 16дан 18 сәгатькә кадәр.
Акцияне үткәрү датасы: 24. 26, 28, 30 апрель, 2,4,6,8 май.
9 май - 10дан 14.00 сәгатькә кадәр, Ленин мәйданы.