Һәр фатирда җылы булсын өчен чаралар күрелә

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Район һәм шәһәрдә җылы бирү рәсми рәвештә 24 сентябрьдән башланды. Язгы һәм җәйге сезонда башкарылган ремонт эшләреннән соң тулы бер системаны эшләтеп җибәрү, һәрбер фатирга җылы бирү , әлбәттә, катлаулы эш.. Берничә ел элек Торак – коммуналь хуҗалыктагы җитешсезлекләрне үз вакытында белү, тиешле оешмаларга җиткерү максатыннан шәһәрдә “000” бердәм авария – диспетчерлык службасы оештырылган иде. Җылылык сезоны башлангач әлеге службаларга шалтыратулар бермә – бер артып, җылылык булмаудан зарланучылар саны 48 гә җиткән.

3 октябрь көнне район җитәкчелеге инициативасы белән ситуацияне урыннарда ачыклау һәм тиешле чаралар күрү өчен Торак – коммуналь хуҗалык департаментының производство буенча директор урынбасары Лилия Бикчәнтәева һәм бер төркем журналистлар катнашында рейд оештырылды.

Шевченко урамы, 70 йортның 6 нчы подъезды беренче тукталыш булды. Безне йорт янында “Надежда” җәмгыяте директоры Ландыш. Бәдретдинова каршы алды. Жалобада күрсәтелгән фатирда батареялар кайнар түгел, шулай да инде җылы бирелгән. Шушы ук подъездда яшәүче Валентина Горченко сүзләренә караганда, 3 көн инде фатирларда җылы, зарланырлык түгел. Торак йорт идарәсе җитәкчесе Ландыш Габделбәровна һәрбер йортта эш алып барыла, стояклардагы һава чыгарыла дип аңлата..

Гафятуллин урамы” 104 нче йортта яшәүче Рөстәм Ханнанов барлык яшәүчеләр исеменнән кичә йорт идарәсенә гариза язуын, бүген исә барлык фатирларга да җылы бирелүен әйтте. “Успех” йорт идарәсе директоры Гүзәл Слесарева әйтүенчә, Төзүчеләр урамы, 39 нчы, Бигәш урамы, 123 нче йортларда басым түбән булу нәтиҗәсендә җылылык килеп җитмәгән. Су куа торган насосларны кабызгач, җитешсезлек бетерелгән.

Без барганда Валиев урамы, 33 нче йортның подвалында эш кайный иде. “Альянс” йорт идарәсенең инженеры Сергей Баламутин аңлатып узганча, язгы һәм җәйге сезонда ремонт эшләре башкарыла, линияләргә һава керә. Йортларга җылылык бирелә башлагач кайнар су тиешенчә йөреп, батареялар җылынсын өчен, ул һаваны чыгарырга кирәк. Ләкин” күпчелек фатир хуҗалары өйләренә кертергә теләмиләр. Нәтиҗәдә, суны подвалга агызырга туры килә. Ул, әлбәттә инде, ОДН булып шушы йортта яшәүчеләрнең квитанцияләрендә күренәчәк.

Жалобалар кабул ителгән Толстой урамы, 3нче, Тукай урамы, 39 нчы йортларда да булдык. Һәркайда җылы бирелгән, зурдан кубып зарланучылар булмады.

Белгечләр аңлатуынча, бүлмәләрдә җылы булмаган очракта, беренче чиратта, йорт идарәләрнә хәбәр итәргә кирәк. Алар һәр стоякның тиешенчә эшләп китүен тәэмин итәргә тиешләр. Күп кенә кешеләр батареяләрдә кан җылысы гына бар дип зарлана. Беренчедән, күп йортларда һава температурасына карап регулярлашучы автомат счетчиклар тора, икенчедән, тулы көченә җылы бирү шушы көннәрдә башланачак.

Һава торышының тиздән +10 градуска кадәр күтәреләчәген исәпкә алсак, бераз сабыр итәргә вакыт бар әле. Салкын кышлар башланганчы һәрберебезнең фатирында җылы булыр дип ышанабыз.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International