Киндер үскән территорияләрне ачыклау буенча рейдлар дәвам итә

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Наркотикларга каршы көрәш киң колач белән дәвам итә. Авыл җирлекләренә караган территорияләрдә, басу –кырларда үскән кыргый киндер (конопля) үсемлеген ачыклау буенча районда даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Бүген, 2 октябрь көнне, шундый чараларның берсе булып узды. Аның эшендә прокуратура, наркоконтроль, Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре, башкарма комитет каршысында эшләп килүче наркотикларга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары һәм журналистлар катнашты. Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев җитәкчелегендәге комиссия Тихоновка, Габдрахман, Тайсуган һәм Яңа Нәдер авыл җирлекләренә караган территорияләрне тикшерде.

Кайбер урыннарда киндер күпләп үскән, киң басуга җәелгән. Хокук саклау органнары тарафыннан әлеге территорияләр өчен җаваплы кешеләр ачыкланачак, җитешсезлекләр буенча кисәтүләр ясалачак. Алар үтәлмәгән очракта 30 меңнән башлап штрафлар каралган.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев әйтүенчә, район территориясе буйлап мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International