Халыкара бәйсез әдәби премия Глаголица конкурс эшләрен кабул итү турында игълан итә. 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге (шул исәптән) рус һәм татар телләрендә проза һәм шигърият, эсселар язучы балалар чакырыла. Конкурсантларга үзләрен шулай ук «Инглиз теленнән рус теленә сәнгатьле тәрҗемәләр» номинациясендә, пьеса авторларына «Драматургия» номинациясендә сынап карарга тәкъдим ителә. Ә рус телле мохиттән читтә яшәүче балаларга – ике телле номинациядә.
Премиядә катнашу өчен гаризаны https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында бирергә мөмкин. Эшләрне кабул итү вакыты-2024 елның 16 сентябренә кадәр.