Хезмәтләре хөрмәтле

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
1 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан Сәүдә – икътисад техникумында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ветераннары хөрмәтенә зур бәйрәм булып узды. Район һәм шәһәрне иң кирәкле белгечләр белән тәэмин итүче уку йорты , анда хезмәт куйган ветераннар нефтьчеләр башкаласы елъязмасында лаеклы урын алып тора. Тиздән Укытучылар көне булуын да искә алсак, бу алар өчен чыннан да, зур бәйрәм.

Тантанага җыелган өлкән яшьтәгеләрне беренче булып институтның ректоры Ильяс Салахов тәбрикләде.

Өлкәннәр көне дип аталгач бераз моңсу булып китсә дә, күңелләрне төшерергә кирәкми. Гомер буена намус белән хезмәт куеп, хәзер инде лаеклы ял итәсез. Ял итәсез дип әйтү дөрес тә түгелдер, дәүләт хезмәтеннән аерылып, гаиләгә, балаларга ярдәм итеп, оныкларны тәрбияләргә булышып, тормышның икенче төрле рәхәтлекләрен күреп яшисез һәм бу шулай булырга тиеш тә. Киләчәктә дә сәламәт булып, һәр туган көнгә шатланып яшәргә насыйп булсын”,– дип ул үзенең тәбрикләүләрен җиткерде.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының Ветераннар Советын Евгений Иванов җитәкли, 60 тан артык пенсионерны берләштерә. Студентлар арасында тәрбия эшләре алып бару, буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту юнәлешендә уку йорты белән тыгыз бәйләнештә яшиләр. Евгений Михайлович ассызыклап узганча, институт җитәкчелеге ветераннарның бер генә мөрәҗәгатен, бер генә гозерен дә җавапсыз калдырмый, бәйрәмнәр генә түгел, тормыш – көнкүреш белән бәйле мәсьәләләр булганда да кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

Ильяс Рәхимҗанович октябрь аенда Сәүдә – икътисад техникумының 45 еллыгы билгеләп үтеләчәген, әлеге уңайдан урта һөнәри белем бирү факультеты бинасын төзекләндерү буенча күләмле эшләр алып барылуын әйтеп китте, барлык ветераннарны да шәһәр күләмендә уздырылачак бәйрәмгә чакырды.

Чара студентлар көче белән әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды.

Фәридә Сабалы, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International