Бүген, 22 апрельдә, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы кадрлар үзгәрешләреннән башланды.
Сәлимгәрәев Илсур Илдус улы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш буенча җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. 2021 елдан ул «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» МУП директоры вазифасын башкара. Петрова Аделина Наилевна Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсенең Төзелеш һәм элемтә бүлеге башлыгы итеп билгеләнде. Элегрәк Аделина ТР АМР башкарма комитетының гомуми бүлегенең әйдәп баручы белгече вазифасын биләгән иде.
Киңәшмәне ачып, район башлыгы Тимур Нагуманов гомумшәһәр өмәсендә катнашучыларга рәхмәт белдерде, анда 8 мең кеше катнашканын һәм 1120 кубометр чүп-чар чыгарылганын билгеләп үтте. Ул шулай ук янгын куркынычы чоры башлануын һәм янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле саклык чараларын үтәүнең мөһимлеген искәртте.
Шулай ук яз җитү белән актив төзелеш сезоны башлана. Бүген 2024 елда объектлар төзелеше актив башланды.
Тимур Нагуманов җитештерү эшләрен һәм графикны үтәүне контрольдә тоту кирәклеген ассызыклады. «Барлык объектлар да сыйфатлы һәм вакытында тапшырылырга тиеш», - дип билгеләп үтте Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов.
Планерка кысаларында ике доклад тәкъдим ителде. «ТР БТИ» АҖнең Әлмәт филиалы директоры Светлана Лаптева филиал эшчәнлеге турында мәгълүмат белән уртаклашты. Әлмәт шәһәре профсоюзларының координация советы рәисе Марсель Бикморатов 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү турында сөйләде.
Планерка ахырында Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова алдагы атнага планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат бирде.